АКШ Русиянең НАТО көнчыгышка таба киңәюдән баш тартырга тиеш дигән таләпләрен нигезле дип саный һәм бу мәсьәлә турында Украинадагы сугышны туктату максатларында фикер алышырга әзер. Бу хакта ABC News телеканалына биргән интервьюсында АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Кит Келлог белдерде.
Келлог — отставкадагы генерал-лейтенант, Вьетнам һәм Гыйрактагы сугышлар ветераны, АКШның Гренадага һөҗүмендә дә катнашкан кеше. Хәзер ул Украинадагы сугышны туктату сөйләшүләрендә АКШ президенты вәкиле булып тора. Генерал сүзләренчә, Русиянең НАТО киңәюдән баш тартмаска да мөмкин дигән куркулары "гадел". Трамп администрациясе инде берничә тапкыр Украина НАТОга кушыла алмый дип белдергән иде, бу позициядә альянсның тагын кимендә дүрт иле дә тора ди Келлог.
Мәскәү Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы солых төзүнең принципиаль бер өлеше булып тора саный. Украинада исә НАТОга керү омтылышы Конституциядә дә язылган, бу төзәтмә 2019 елда кертелде. Моннан кала Грузиягә дә НАТОга керү мөмкинлеге вәгъдә ителгән иде.
Альянсның рәсми позициясе оешмага кушылырга теләүче илләр моны үз теләкләре белән эшли дигән фикердән гыйбарәт. НАТОга яңа әгъза кабул ителгән очракта моны альянсның һәр 32 иле дә хуплап тавыш бирергә тиеш. Бер генә ил каршы чыкса да — Украина альянска кабул ителмәячәк дигән сүз.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум